Халык дружинасы сафлары арта | Новости Башкортостана

Халык дружинасы сафлары арта

06.02.2016 в 12:07 \\ Общество \\ 504
  • Первый рисунок

Районда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оештырыла башлады. Мондый төркемнәр барлык авыл биләмәләрендә дә хәрәкәт алачак. Район буенча рәсми рәвештә теркәлеп эшчәнлеген башлаган ирекле халык дружиналары бар. Аларның дүртесе бүген гамәлдә.

Мәсәлән, Иске Балтач авылындагы халык дружинасы сафында бүген ун кеше исәпләнә. Алар җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнәләр. Дружина әгъзалары яшьләр комитеты, полиция хезмәте белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр.

—Киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып, киңәйтеп җибәрербез дип уйлыйм. Аеруча районның полиция хезмәте белән тыгыз бәйләнештә эшлиәчәкбез һәм киләчәктә үзебезнең сафка тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә уйлыйбыз, — ди бу уңайдан Иске Балтач авылындагы ирекле халык дружинасы командиры Максим Ахтариев.

Русия Президенты Владимир Путин гражданнарның җәмәгать тәртибен саклау һәм хәбәрсез югалган гражданнарны эзләүдә катнашулары турындагы законга кул куйды. Закон чикләрендә, гражданнар ирекле рәвештә халык дружиналары оештырырга хокуклы. Барлык халык дружиналары да региональ реестрга кертелеп, рәсми рәвештә теркәлгәннән соң гына эшкә тотына ала. Дружиначыларга тиешле үрнәктәге таныклыклар, махсус кием бирелә. Иң мөһиме ирекле дружиначылар халык иминлеге сагында торачак, чөнки алар алдына билгеләнгән төп максат халык өчен эшләүдән гыйбарәт.

Читайте также:
Комментарии
Добавить комментарий
avatar
Фотографии
  • Знаменитости Башкортостана
  • Башкортостан с разных ракурсов
  • Знаменитости Башкортостана
  • Знаменитости Башкортостана
  • Знаменитости Башкортостана
  • Знаменитости Башкортостана
  • Башкортостан с разных ракурсов
  • Знаменитости Башкортостана
  • Башкортостан с разных ракурсов
  • Знаменитости Башкортостана
  • Башкортостан с разных ракурсов
  • Знаменитости Башкортостана
Инфо
Система Orphus
О САЙТЕ
www.bashklip.ru 2007 - 2017 | Настоящий ресурс может содержать материалы 16+ | Реклама на сайте | Обратная связь | Помощь | RSS | Если вы нашли ошибку - выделите текст и нажмите Ctrl + Enter